Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры беренче урынбасары А. Р. Мифтахова Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет эшендә катнаштылар

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры беренче урынбасары А. Р. Мифтахова Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча советның утырышында катнаштылар. Чара 2017 елның 26 сентябрендә Екатеринбург шәһәрендә үтте. Совет утырышында Росархив һәм федераль архивларның җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендәге вәкаләтле органнары һәм архивлары җитәкчеләре, ведомство архивлары вәкилләре катнашты.

Совет Россия Федерациясендә архив эшенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендәге вәкаләтле органнары катнашында аларны хәл итүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне әзерләү максатыннан оештырылган. Советның утырышында Россия Федерациясенең дәүләт һәм муниципаль архивларын документлар белән туплау проблемалары каралды.

И. Х. Әюпова “Документларның электрон әйләнешен гамәлгә кую, документларны электрон рәвештә саклау проблемалары” темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International