“Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналы редакциясе хезмәткәрләре “Бөек рус революциясенең хосусый дөньялары” исемле конференциядә катнаштылар

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2017 елның 28 сентябрендә “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналы редакциясе хезмәткәрләре Г. М. Латыйпова һәм Л. И. Сафиуллина 1917 елгы революциянең 100-еллыгына багышланган “Бөек рус революциясенең хосусый дөньялары” исемле конференциядә катнаштылар. Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылды. Пленар утырышта баш редактор урынбасары-редакциянең фәнни-нәшрият эшчәнлеге секторы мөдире Г. М. Латыйпова “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналын презентацияләде һәм басманы үстерү концепциясе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International