Николай Иванович Лобачевский тууына 225 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2017 елның 1 декабре, җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына атаклы галим, математик Николай Иванович Лобачевский тууына 225 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында беркетмәләр, боерыклар, рапортлар, игъламнар һәм башка документлар бар. Алар бөек математикның тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International