Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең 100 еллыгына багышланган архив документлары күргәзмәсе үтте

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

2018 елның 19 февралендә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең 100 еллыгына багышланган тантаналар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документлары күргәзмәсе узды. Чара “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында үтте.

Күргәзмәдә әлеге хезмәтнең үсү тарихын һәм формалашуын чагылдырган документлар урнаштырылды. Алар арасында Казан игенчелек колонияләре һәм һөнәри приютлар җәмгыяте Советының Казан губернасы земство идарәсенә Казанда игенчелек колонияләре җәмгыяте һәм һөнәри приютлар ачылуы турында хаты (1873 ел), Казан тәрбияви-төзәтү һөнәри приютының Эчке эшләр министрлыгы статс-секретаре князь Лобанов-Ростовский раслаган уставы (1874 ел), һөнәри приютларда тәрбияләнүчеләр исемлеге, хатлар, гаризалар, хисаблар, фоторәсемнәр һәм башка документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International