Игътибар! Эш-хезмәт документларын эзләү бара

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

2018 елның 1 гыйнварының 12 июленә кадәр “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафаннан  социаль-хокукый характердагы 11885 мөрәҗәгать кабул ителде (эш стажы, хезмәт хакы күләме турында).  Әмма архив хезмәткәрләре барлык кешегә дә кирәкле мәгълүмат бирә алмадылар. Россия пенсия законнары нигезендә, әгәр гражданин үзенең стажы һәм хезмәт хакы күләме турында мәгълүмат бирмәсә, аңарга пенсия минималь күләмдә түләнәчәк. Шуңа күрә эш-хезмәт документларын эзләү – актуаль проблемаларның берсе.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 1072 предприятиенең эш-хезмәт документларын эзли.

Барлык үзгәртеп кору, ябылу һәм банкротлык процессында булган оешмалар һәм предприятиеләр гражданнарга картлык буенча пенсия исәпләү өчен кирәкле эш-хезмәт документларын җирле архивларга тапшырырга тиешләр.

“Кызганычка каршы, архивларга барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә уңай җавап ала алмыйлар. Татарстан Республикасы архивларының тискәре җавапларның гомуми саны ел саен бөтен мөрәҗәгатьләрнең 30 процентын тәшкил итә. Моның төп сәбәбе – документларны вакытында архивка тапшырмау һәм ешкына аларны югалту, - диде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова. – Республиканың кайбер оешмалары ябылгач, нинди кыйммәтле мәгълүмат безгә килеп җитмәвен без төгәл әйтә алмыйбыз. Статистика буенча 2007 елдан 2017 елга кадәр Татарстан Республикасында 3500 оешма ябылган. Белүебезчә, шуларның 1500 дән артыгы документларын архивларга тапшырмаганнар”.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының “Игътибар! Эш-хезмәт документларын эзләү бара!” бүлегенә документларының урыны билгесез булган 1072 оешманың исемлеге урнаштырылды. Документларны эзләү Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә алып барыла. Оешмалар ябылу турында һәм ябылган оешмаларның ташландык архивлары турында мәгълүмат гражданнардан да кабул ителә.

Мәсәлән, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында гражданнарны кабул итү вакытында ябылган 1 нче җәмәгать туклануы Бауман комбинаты ашханәсе эш-хезмәт документларының кайда икәнлеге ачыкланды. Казан муниципаль архивы тарафыннан әлеге оешманың документларын сакланышын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрелде.

Шул исәптән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының татарстанлыларга түбәндәге мөрәҗәгате бар: әгәр дә сезгә эзләнелүче документларның кайда икәнлекләре билгеле булса, мәгълүматны түбәндәге телефоннардан хәбәр итүегезне сорыйбыз: (843) 222-95-76, (843) 222-95-80, (843) 222-95-81.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивына эш-хезмәт документларын тапшырмаган ябылган предприятиеләрнең исемлеге түбәндә: http://arhiv.tatarstan.ru/rus/vnimanie.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International