Яр Чаллы шәһәренең архив документлары ниләр сөйли?

2018 елның 14 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты сайтында Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган “Архив документлары ниләр сөйли?” исемле виртуаль күргәзмә урнаштырылган. Аны башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

Күргәзмәдә 70 еллык документлар белән танышырга була. Шуларның берсе 1941 елның 15 сентябре белән теркәлгән. Ул шәһәр депутатлары һәм хезмәт ияләре Советы башкарма комитеты утырышы беркетмәсе. XX гасырның 40 нчы елларында башкарма комитеты түбәндәге мәсьәләләрне хәл иткән:

-     колхозчы йортын ябу һәм шәһәр кунакханәсен ачу;

-     капиталь төзелеш;

-     яраксыз хәлгә килгән йортларны сүтү;

-     шәһәрне төзекләндерү;

-     ВЛКСМ район комитеты бинасын Мәскәү балалар комбинатының тулай торагы өчен тапшыру.

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы чорындагы документлар да тәкъдим ителгән. Алар арасында Ленинград шәһәре эчке оборона гаскәрләренең штабы хаты, торф предприятиесе булдыру, Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпнең 7 сыйныф укучылары журналы һәм башка документлар.Моннан тыш, экспозициядә 1970-1980 елларда шәһәрнең төзелеш мәйданнарыннан уникаль фоторәсемнәр дә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International