Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат

2018 елның 28 декабре, җомга

2018 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте – Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты дәүләт заказы һәм ресурс тәэминаты бүлекчәсе мөдире вакант вазифасын биләү өчен конкурс үткәрелде.

Кандидатлар тарафыннан тәкъдим ителгән документлар нигезендә һәм үткәрелгән конкурс процедуралары нәтиҗәсендә җиңүче итеп Ибраһимов Айнур Фирдинанд улы танылды.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетының вакант вазифасын биләү конкурсында җиңмәгән затларга документлары язма гаризалары нигезендә Казан шәһәре, Ново-Песочная урамы, 44 йорт, 109 кабинет адресы буенча кайтарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International