Казан дәүләт мәдәният институты студентларының Татарстан архивында практика узу мөмкинлеге булачак

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары белән очрашты.

Әлеге югары уку йорты архив эше өчен дә кадрлар әзерли. 1974 елдан башлап биредә «Китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге» һәм «Документлар һәм архив белеме» юнәлешләре буенча укыту алып барыла. Бу вакыт эчендә китапханә эше буенча 8000 якын белгеч һәм документлар һәм архив белеме буенча 200 якын белгеч әзерләнгән. Хәзерге вакытта ике бүлектә 128 кеше белем ала, шуларның 25е «Документ һәм архив белеме» юнәлеше буенча укый.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова республика архив тармагының казанышлары һәм перспективалары турында сөйләде.

Очрашу дәвамында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International