Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманованың Архивлар көне белән котлавы

2019 елның 10 марты, якшәмбе

Хөрмәтле коллегалар, архив хезмәте ветераннары һәм яшь архивчылар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Нәкъ менә шул көнне, 1720 елның 10 мартында Петр I тарафыннан «Генераль регламент яки Устав» имзаланды. Ул документта «архивариус» вазифасы беренче тапкыр телгә алына. Шуннан бирле архивны барлык дәүләт оешмаларында да алып бара башладылар.

Архивларны тарихи истәлек саклаучылары дип матур атыйлар. Һәм бу чынбарлыкка туры килә. Татарстан Республикасы фондларында 7 миллион 500 мең документ саклана, алар арасында аеруча тарихи кыйммәткә ия 21 документ Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының уникаль документлар исемлекләренә кертелде. Аларда безнең кече Ватаныбыз тарихы: Татарстан Республикасының барлыкка килүе һәм үсеше; сәнәгать гигантларын төзү; икътисад, авыл хуҗалыгы, сәнгать, архитектура үсеше; күренекле якташларыбызның тормышы һәм эшчәнлеге турында документлар – кыскасы, бик күп файдалы һәм мөһим мәгълүмат бар.

Безнең хезмәткә ихтыяҗ зур: узган ел гына да республика архивлары тарафыннан 112545 мөрәҗәгать кабул ителде.

Безнең эшчәнлек даирәбез бик зур: без күргәзмәләр оештырабыз, экскурсияләр, дәресләр һәм мастер-класслар үткәрәбез, журналлар һәм китаплар чыгарабыз. Татарстан халкын элекке буын архивчылары тарафыннан сакланган байлык белән таныштырабыз.

Файдаланучыларга архив фондларына мөрәҗәгать итү көннән көн җиңеләя – бер ел эчендә генә дә безнең тарафтан 4 миллионнан артык бит документ цифрлаштырылган, шуңа күрә кулланучылар документлар белән йортларындагы компьютерлар ярдәмендә дә таныша ала.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезгә кызыклы табышлар һәм яңа архив проектлары насыйп булсын. Сезгә уңышлар, бетмәс куәт, илһам, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек телим!

 

 

Ихтирам белән,

Дәүләт комитеты рәисе

Татарстан Республикасы

архив эше буенча                                                                                      Г.З. Габдрахманова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International