“Иң яхшы архив” конкурсының эксперт төркеме конкурста катнашучы оешмаларның архивларында булды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова җитәкчелегендәге эксперт төркеме иң яхшы архив конкурсында катнашу өчен гариза биргән предприятие һәм оешмаларның архивларында булды. Эксперт төркеме “Түбән Кама шина” ачык акционерлык җәмгыяте, “Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисадый зонасы” акционерлык җәмгыяте, Зәй муниципаль районының Урсай һәм Тәгәй авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары архивларының торышын карады. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты дәүләт һәм муниципаль архивларга документларын тапшыручы республика оешмалары архивлары арасында түбәндәге конкурслар үткәрә:

  • “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы коммерция оешмасы булмаган оешманың һәм җәмәгать хакимияте органының иң яхшы архивы”;
  • “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы коммерция оешмасының иң яхшы архивы”.

1нче урын алучы оешмага бүләк 1 миллион сум, 2нче урын алучыга – 750 мең сум, 3нче урын алучыга – 500 мең сум тәшкил итә. Ике конкурсның гомуми бүләк фонды 4 миллион 500 мең сумнан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International