2019 елда Татарстан Республикасы муниципаль архивлар арасында грант ярдәме алуга конкурс игълан ителде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2016-2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү" дәүләт программасын раслау турында" 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын (2018 елның 24 декабрендәге редакциясендә) тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы муниципаль архивлары арасында грант ярдәме алуга конкурс игълан итә.

            Конкурс 2019 елның 27 маеннан 5 июленә кадәр ике номинация буенча үткәрелә:

  • Россия Федерациясе Архив фонды документларының һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү проектларына ярдәм итү (7 грант, 480 000 сумлык бүләк А2+ форматындагы планетар сканерлау автоном комплексыннан һәм аксессуарларыннан гыйбәрәт);
  • Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм итү (8 грант, 205 000 сумлык бүләк күргәзмә стендларыннан, видеопроектор, ноутбук, экран һәм аларга комплектлаучы җиһазлар эченә алган комплекттан гыйбәрәт).

Конкурста катнашучылар берьюлы барлык номинацияләр буенча проектлар тәкъдим итә алалар, әмма һәр номинациядә бер проекттан артык булырга тиеш түгел.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Эшчәнлек» бүлегенең «Грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсенә урнаштырылган. http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1887858.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International