Иң яхшы проект өчен грант: Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында муниципаль архивларның проектларын яклау узды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

2019 елның 28 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында грант ярдәме алуга конкурс проектларын яклау узды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2016-2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү" дәүләт программасын раслау турында" 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын (2018 елның 24 декабрендәге редакциясендә) тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы муниципаль архивлары арасында грант ярдәме алуга конкурс үткәрә.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә:

  • Россия Федерациясе Архив фонды документларының һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү проектларына ярдәм итү (7 грант, 480 000 сумлык бүләк А2+ форматындагы планетар сканерлау автоном комплексыннан һәм аксессуарларыннан гыйбәрәт);
  • Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм итү (8 грант, 205 000 сумлык бүләк күргәзмә стендларыннан, видеопроектор, ноутбук, экран һәм аларга комплектлаучы җиһазлар эченә алган комплекттан гыйбәрәт).

Конкурста 32 муниципаль архив катнаша. Азнакай, Алексеевск, Балтач, Минзәлә районнарының архив бүлекләре һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Эш башкару идарәсенең архив бүлеге һәр номинация буенча конкурска икешәр проект тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International