Архив эше өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең төп юнәлешләренә багышланган киңәшмә узды.

2019 елның 13 августы, сишәмбе

2019 елның 13 августында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Хабаровск крае Хөкүмәтенең граждан хәле актларын теркәү һәм архив эшләре буенча комитеты арасында архив эше өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең төп юнәлешләренә багышланган видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Конференциядә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р.А. Шәйхетдинова;                    Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Ч.Ф. Могыйнова; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының муниципаль архив идарәсе җитәкчесе

Г.Р. Ганиева һәм Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Ф. К. Әскәрова катнаштылар. Чара 2016 елның 11 июле Хабаровск крае Хөкүмәтенең гражданлык хәле актларын теркәү эшләре буенча комитеты һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Ч. Ф. Могыйнова Татарстан Республикасында архив эше турындагы законнарның үтәлешенә дәүләт контроленең дәүләт функциясе үтәлеше турында сөйләде.

Хабаровск крае Хөкүмәтенең архив фондларын тулыландыру һәм архив оешмалары эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Е.А. Прыгоданың доклады Хабаровск крае архивчыларының һәм Хабаровск крае Хөкүмәте архивларының 2018 елдан 2019 елның беренче яртыеллыгына кадәрге чорда архив эше турындагы законнарны үтәү буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланган иде.

Ике регионның архив хезмәткәрләре докладлар буенча фикер алыштылар, архив эше өлкәсендә законнарны куллану практикасы, проблемаларны хәл итү ысуллары һәм материаллар белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International