Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты социаль өлкә учреждениеләреннән килгән коллегалар өчен методик семинар үткәрде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органнары эш башкару хезмәтләре һәм архивы белгечләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре, республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен видеоконференц-элемтә режимында методик семинар үткәрелде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Дәүләт архивы хезмәткәрләре законнар базасы, архивны тулыландыру тәртибе, документларның исәпкә алу һәм аларның сакланышын тәэмин итү, архив эшләрен тулыландыру тәртибе, документларны саклау шартлары, архив эшләре номенклатурасы, даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларының исемлеген төзү нигезләре, шәхси документларны эзләп табу һәм саклау тәртибе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International