Манеж күргәзмәләр залында «Тарихи бранч».

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Тарихи бранч» тарихи клубының утырышы узды. Утырыш «Фотография һәм Россия мөселманнары дөньясы» һәм «Фатыйх Кәрими Истанбулда» дигән темаларга багышланды.

«Тарихи бранч» – тарихка багышланган проект. Бу юлы профессиональ тарихчылар һәм һәвәскәрләр Россия мөселманнары арасында фотографиянең таралуы һәм татар язучысы, педагог-мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең Төркиядә тормышы турында фикер алыштылар.

Клуб утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфиков, «Гасырлар авазы - Эхо веков» журналының баш мөхәррире Фәрхәд Гомәров, тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты укытучысы Әскәр Гатин, профессор, фәннәр докторы, Казан федераль университеты укытучысы Диләрә Усманова һәм Казан уку йортлары студентлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International