«Яшь архивчы мәктәбендә» уку елы башлана.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Йылдыз сарае коллекциясе фотографияләрендә патша Россиясе» күргәзмәсе кысаларында «Яшь архивчы мәктәбе»нең 2019-2020 уку елында беренче дәресе узды. Чарада 18 нче урта мәктәп һәм 7 нче лицей-интернат укучылары катнашты.

«Гасырлар авазы - Эхо веков» журналының баш мөхәррире Фәрхәд Гомәров укучыларга архивист эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының генеалогик запросларын үтәү бүлеге баш архивчысы Роза Мөхәммәтҗанова шәҗәрә төзү кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар, беренче чиратта, ата-бабалары турында мәгълүмат эзләгәндә, нәсел агачын ничек дөрес төзергә кирәклеген белделәр, документ үрнәкләре белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы архивчысы Айсылу Мәхмүтова Идел-Урал буенда гаилә-ыру билгеләре (тамга) тарихы турында сөйләде һәм балаларга Дәүләт архивы фондынан XV-XVIII гасырларга караган кыйммәтле документларның копияләрен тәкъдим итте.

Дәрес викторина белән тәмамланды. Иң игътибарлы һәм актив тыңлаучыларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International