Дәүләт архивына Чуваш Республикасыннан коллегалар килде

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

2019 елның 8 октябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә Чуваш Республикасыннан коллегалар булды. Делегация составында Чебоксар шәһәре архивларының 40 хезмәткәре булды.

Кунакларга гражданнарның мөрәҗәгатьләр үтәү регламенты, электрон документлар әйләнеше, Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүмат системасының эш принциплары һәм документларны дәүләт архивы белгечләре тарафыннан булдырылган заманча мәгълүмат эзләү системасы турында сөйләделәр.

Дәүләт архивының күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кунакларга Татарстан АССР тарихына багышланган документлар күргәзмәсе белән таныштырдылар һәм Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International