Документларны ничек дөрес итеп җыярга һәм сакларга: Дәүләт архивында Казан учреждениеләре архивчылары һәм эш хезмәткәрләре өчен методик семинар узды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

 «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә архив бүлекләре оешма-чыганаклары хезмәткәрләре өчен методик семинар узды. Киңәшмәдә катнашучылар: «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциячел булмаган оешмасы, «Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы» Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение, «Казан тегермәне» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм башкалар.

Архивчылар коллегаларына архив эшен оештыру кагыйдәләре, шәхси документларын тулыландыру тәртибе, эш башкару нигезләре һәм оешмада архив эшен алып бару турында сөйләделәр, һәм документларга экспертиза ясау буенча практик дәрес үткәрделәр.

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе республика архив фонды документларын әзерләү сыйфатын күтәрү һәм аның сакланышын тәэмин итү буенча актив эш алып бара. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан архив эше буенча методик тәкъдимнәр эшләнде, методик семинарлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International