Иске Татар бистәсе серләре: архивчылар «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары өчен экскурсия уздырдылар

2019 елның 1 ноябре, җомга

1 ноябрьдә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары өчен Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырылды.

Экскурсияне «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Илдар Шафиков уздырды.

Маршрут Ш.Мәрҗани һәйкәленнән алып Юныс мәйданына кадәр узды.  Илдар Шафиков кунакларга бистә тарихы, анда яшәүчеләр, мәдәният һәм гореф-гадәтләр, тарихи һәм архитектура һәйкәлләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International