Татарстан Республикасы дәүләт архивына Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары килде

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы дәүләт архивында Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары булды. Аларга гражданнардан белешмәләр кабул итеп алуны оештыру, архив фондының сакланышын тәэмин итү системасы күрсәтелде, Татарстан Республикасы тарихы буенча күргәзмә күрсәтелде. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы уникаль документлар җитәкчеләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының 21 документы Россия Федерациясе Архив фондының уникаль документлары Дәүләт реестрына һәм Татарстан Республикасы Архив фондының уникаль документлары Республика реестрына кертелгән.

Алар арасында: XII гасыр – XIII гасыр башы «Сибавайхи» китаплары» кулъязмасы, Муса Җәлил автобиографиясе, Свияжск Богородица монастыре архимандриты Германга Иван IV (Грозный) патшаның жалованная грамотасы. Ике дистә ел эчендә чит ил һәм төбәк архивларыннан Татарстан Республикасы һәм татар халкы тарихы буенча 1000нән артык документның күчермәләре бушлай алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International