Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 17 гыйнварында ГРК "Корстон"да Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты йомгаклау коллегиясенең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында "Хәзерге этапта Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру" темасына киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәдә катнашучылар арасында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары А. В. Юрасов, оешма һәм предприятие җитәкчеләре бар иде.

Бердәм архив мәгълүмат системасының һәм яңа модульләрнең эше, республика җитәкчеләренең электрон китабы, «Татармультфильм» берләшмәсе белән тормышка ашырылачак Татарстан тарихын өйрәнү буенча белем бирү проекты күрсәтелде.

Пленар утырышта дәүләт һәм муниципаль архивларның туплау чыганагы булмаган предприятиеләрнең һәм оешмаларның архив документларын саклау проблемалары күтәрелде. Халыкара  фестивальләр, чемпионатлар, дәүләт саммитлары һәм форумнар уздыру буенча уникаль тәҗрибәне саклау максатыннан, аларны әзерләү һәм үткәрү турындагы мәгълүматларны дәүләт саклавына тапшыруны тәэмин итәргә кирәклеге турында әйтелде.

Архив тармагын алга таба мәгълүматлаштыру перспективаларын АҖ «М. Горький исемендәге киностудия» «Фәнни – тикшеренү кинофотоинституты" филиалы директоры урынбасары-Подлесный С.Ю. сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International