ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Тарихи бранч” клубының “Татар гаиләсе – 100 ел элек һәм бүгенгесе” темасына багышланган утырышы узды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы А. Р. Шәвәлиева, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре катнашты.

А. Х. Мәхмүтова үз чыгышында традицион татар гаиләләре тарихы белән таныштырды, Э. К. Сәлахова метрика кенәгәләре материалларына нигезләнеп, элекке татар гаиләләрендә никахлашу, аерылышу, исем кушу тарихы турында  сөйләде, Л. В. Сәгыйтова “Хәзерге заманда традицион татар гаиләсе” темасына чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы архив хезмәте тарафыннан әзерләнгән “Көн документы” проекты эшли башлады. Проект кысаларында “Татарстан Республикасы архивлары” порталында республика тарихын чагылдырган документлар урнаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International