2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында Экология елына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы шимбә өмәләре тарихын һәм әйләнә-тирә мохитны саклауга багышланган чараларны яктырткан документлар тәкъдим ителә. Экспозициядә XIX гасыр ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр караган документлар урнаштырылган. Алар арасында казанлыларның җир-суларны чистарту турында гаризалары, Казан шәһәр думасының шәһәр территориясен чүпләндерүгә чик кую турында карарлары, шимбә өмәләре үткәрү турында партия органнары карарлары, фотодокументлар һәм башка материаллар.