Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында семинар узды

2017 елның 21 апреле, җомга

2017 нче елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларын хисапка алу исемлеге төзү. Документларны тегү кагыйдәләре” темасына семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләре җитәкчеләре һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты аппаратының муниципаль архив идарәсе башлыгы  һәм хезмәткәрләре катнашты.

Семинарда катнашучылар архив документларын хисапка алу исемлеген төзү һәм аларны тегү үзенчәлекләре белән таныштылар. Документларны хисапка алу исемлеген рәсмиләштерү процессында җибәрелгән типик хаталарны анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International