ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 26 февралендә нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабының икенче атнасы башланды. Бер үк вакытта республиканың 10 районында гаилә династияләре үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим иткәннәр һәм жюри әгъзаларын үз нәселләренең тарихлары белән гаҗәпләндергәннәр


25
февраль, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 22 февралендә Республиканың 8 районында «Эхо веков в истории семьи - тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабының 3 көне узды. Бу көн фестивальнең муниципаль этабының яртысын билгеләп үтте. Шуңа да карамастан, катнашучы гаилә династияләре жюрины үз гаиләләренең уникаль тарихлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итте. ⁣       Апас районы Садыйковлар гаиләсе үз нәселен 13 гасырдан алып бара. Аларның йортлары, ата-бабалары тарафыннан кирпечтән төзелгән, хәзер дә тора. Кайбыч районында Насыйбуллиннар гаиләсенең гаилә реликвиясе - борынгы алкалар тәкъдим ителгән, алар буыннан - буынга тапшырыла икән. ⁣ Фестивальнең муниципаль этабының өченче көне нәтиҗәсе белән танышабыз: ⁣


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 21 февралендә Татарстан Республикасының 8 муниципаль районында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы уңышлы узды. 26 гаилә династиясе үзләренең гаилә тарихларын актив рәвештә тәкъдим иттеләр. Ата-бабаларының мирасына һәм мәдәниятенә тирәнрәк керә алганнар. Катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде: татарлар, руслар, мордвалар, белорустар, таҗиклар.  Аларның күбесе туган телләрендә чыгыш ясады. Бу бүген билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көнендә аеруча символик күренеш.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

         2024 елның 20 февралендә нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабы башланды. Беренче көннән үк катнашучылар  үзләренең иң яхшы милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, нәсел шәҗәрәсе һәм үз нәселенең тарихы белән таныштырдылар, бию, вокал һәм театральләштерелгән номерлар күрсәттеләр.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

"ЭХО ВЕКОВ В ИСТОРИИ СЕМЬИ – ТАРИХТА БЕЗ ЭЗЛЕБЕЗ" РЕСПУБЛИКА ФЕСТИВАЛЕНЕҢ МУНИЦИПАЛЬ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ.


9
февраль, 2024 ел
җомга

2024 елның 8 февралендә Россия “Минем тарихым” тарихи паркында Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаевка багышланган   “Мөмкин булмаганның чигеннән тыш” мультимедия күргәзмәсе ачыла.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турында»гы (10.06.2016 № 395)    карарын тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлауның коммерциячел булмаган оешмасы һәм иҗтимагый хакимият органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлауның иң яхшы архивы» һәм «Татарстан республика дәүләт (муниципаль) архивын комплектлауның иң яхшы коммерция оешмасы архивы номинацияләренә конкурс игълан итә.  


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Девятаев: за гранью невозможного»мультимедиа күргәзмәсендә катнашырга чакыра.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль чараларының берсе булып контроль (күзәтчелек) органының профилактик визиты тора. Бу «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - 248-ФЗ номерлы Закон) нормаларыннан килә.


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 11 гыйнварында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын кулланып төзелгән документлар (нәтиҗәләр) фондын формалаштыру турында» Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International