ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы” потенциаль чыганакларының фәнни-техник документларны белән эш.

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

2020 нче елның 28 нче маенда ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т. М. һәм Платонова Т.М. федераль бюджет учреждениесе филиалының "Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе "Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институты"ның (Алда - Институт) 1 нче категорияле инженеры Кузнецова Наталья Флорит кызына фәнни-техник документлары белән эш, документларының кыйммәтлелеген бәяләү буенча методик ярдәм күрсәттеләр.

Институт ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның комплектлау чыганагы буларак 1978 нче елдан санала.

ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”нда  Институтның 1978-1998 нче еллар эчендә үткәрелгән 674  берәмлек фәнни-тикшеренү эшләренең төгәлләнгән темалары буенча фәнни отчетлар саклана. Хәзерге вакытта фәнни-техник документларны дәүләт саклавына күчерү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Документлар саны 10-12 саклау берәмлеген тәшкил итә. Шулай ук 2001-2016 еллар эчендәге фәнни-техник документларны тәртипкә салу планлаштырыла.

ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның баш архивчылары ярдәмендә, фәнни-техник документларны сайлау, тәртипкә салу, дәүләт саклавына күчерүгә әзерлек эше оештыру буенча консультатив-методик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International