Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында бер минут тынлык булып узды. Комитет хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, әсирлектә һәлак булган һәм соңгысына кадәр дошманга каршы торган, концлагерьларда җәзаланган кешеләрне искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International