Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманованың «2020-2021 елларда Татарстан Республикасы архив хезмәте. Йомгаклар һәм перспективалар» темасына матбугат конференциясе

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

24 декабрьдә матбугат конференциясендә архив хезмәте эшенең хисабы тәкъдим ителде. «Эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча күрсәткечләр үтәлгән», ‒ дип хәбәр итте Гөлнара Зәкәриевна.

Докладта кадрлар әзерләү, Архив эше өлкәсендә дәүләт тарафыннан җайга салу һәм дәүләт контроле, архив документларының сакланышын тәэмин итү, Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру, архив документларыннан файдалану һәм Татарстан Республикасы архив фондын популярлаштыру турында сүз барды. Цифрлы трансформация кысаларында глобаль бурычларның берсе – республиканың архив эше өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасын ЕАИСны алга таба үстерү. Система архивчыларның автоматлаштырылган эш кыры гына түгел, ә ЕАИС һәм башка мәгълүмат системаларын интеграцияләү юлы белән җәмгыять өчен мәгълүмат кыры да булырга тиеш.

2021 елда эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эш дәвам итәчәк.

2021 ел дәвамында республиканың архив органнарына һәм учреждениеләренә билгеләнгән план күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итәргә кирәк.

«Истәлек» белем бирү проектын һәм «Ядкәр» генеалогик порталын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Архив эше документларны кабул итү һәм тәртипкә салу буенча бурычларны бетерүгә, аеруча кыйммәтле һәм кирәкле документларны цифрлаштыруга юнәлдереләчәк.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында «Россия Федерациясе архив фондында туган телдә документлар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү планлаштырыла.

«2021 елның сентябрендә без Гуманитар хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссиясенең архивлар өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай подкомиссиясе утырышын үткәрергә планлаштырабыз», ‒ дип хәбәр итте Гөлнара Зәкәриевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International