Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында шагыйрь, прозаик, тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Фәрит Зәкиҗан улы Яхин белән иҗади кичә

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген, 29 гыйнварда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия укучыларының язучы Яхин Фәрит Зәкиҗан улы белән иҗади очрашуы узды.

Очрашу шагыйрь, прозаик, әдәбият белгече, журналист, филология фәннәре докторы, төрки халыкларның әдәбият теориясен, урта гасыр әдәбиятын, татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим, шулай ук туган ягына һәм туган теленә гашыйк кеше иҗатына багышланды. Бу бәйрәмнең герое ‒ гаҗәеп талантлы, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм энергиягә ия кеше.

Балалар Фәрит Зәкиҗан улы иҗат иткән шигырьләрне туган телдә укыдылар, гитара белән берничә җыр башкардылар. Очрашу вакытында укучылар шагыйрь белән генә түгел, ә туган телгә, туган татар әдәбиятына гашыйк искиткеч иҗади кеше белән дә таныштылар. Күптән түгел Фәрит Яхин Татарстан Республикасы Дәүләт архивына шәхси документларын тапшырды. Шул документлардан күргәзмә оештырылды, анда укучыларга авторның документлары, грамоталары, хатлары һәм фоторәсемнәре тәкъдим ителде.

Шагыйрь чараны оештырган һәм уздырган өчен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетына, укучыларга туган телдә укылган шигырьләре һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Яхин барыбызга да ныклы сәламәтлек, туган телне һәм киләчәктә республикабыз авторларының иҗатын өйрәнүдә зур уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International