2021 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре өчен үзләренең керемнәре, чыгымнары, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре турында мәгълүматларны тутыруга карата төп таләпләр буенча күзәтү лекциясе узды.

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Лекцияне Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Рәхимов Салават Фоат улы үткәрде.

Чарада сүз дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм вазыйфаи бурычларын башкару коррупция куркынычы белән бәйле булган ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны рәсмиләштерү тәртибе турында барды.

Очрашу барышында Рәхимов С.Ф. керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны тутыру мәсьәләләре буенча аңлатма бирде.

         Конструктив диалог булды, катнашучылар сорауларына тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International