2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты халыкара һәм төбәкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференция оештырды, ул видеоконференцэлемтә режимында узды.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты халыкара һәм төбәкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференция оештырды, ул видеоконференцэлемтә режимында узды. «Архив эше өлкәсендә халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек: тәҗрибә алмашу» темасына багышланган конференция эшендә Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Ульяновск, Новосибирск, Чиләбе, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан коллегалар катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзе белән Беларусь Республикасы Юстиция министрлыгының архив һәм эш башкару департаменты директоры урынбасары Цветков Алексей Евгеньевич чыгыш ясады.

Конкурентлыкка сәләтле һәм нәтиҗәле эшчәнлек булдыруның төп шартларыннан берсе – бөтендөнья барышына тоташу. Россия дәүләтенең тышкы сәяси максатларга ирешүе юлында халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекнең әһәмияте аеруча мөһим. Архив хезмәтләре дәүләтнең мәгълүмат потенциалын саклаучыларның берсе булып тора, халыкара элемтәләрнең тулы хокуклы катнашучылары буларак карала.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар мондый чараны үткәрүнең мөһимлеген расладылар һәм алга таба да нәтиҗәле уртак эшчәнлеккә ышанычларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International