18 МАЙ – ХАЛЫКАРА МУЗЕЙЛАР КӨНЕ

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Хәзерге музейлар җәмгыятьне музей экспонатлары аша тарихи, мәдәни һәм табигый мираска якынайта.

Музей эшенең күпгасырлык тарихы бар, бу чорда музейлар киңәйгәннәр дә, үзгәргәннәр дә. Кешеләр төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә үзләренең шәхси коллекцияләрен саклап калганнар һәм вакыт-вакыт аларны барлык кешеләргә дә күрсәткәннәр. Мондый коллекцияләрнең күпчелеге күп кенә заманча музейларга башлангыч биргән.

Татарстан Республикасы Милли музееның музей тупланмалары нигезен 1890 елгы Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары һәм Казан коллекционеры, галим Андрей Фёдорович Лихачёвның 40 меңләп данәдән гыйбарәт коллекциясе тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Милли музее Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее буларак оешкан, аны ачу тантанасы 1895 елның 5 апрелендә булган.

Остяко-Вогуль округының округ музее өчен милли округка кагылышлы экспонатларны Тубыл туган якны өйрәнү музее фондларыннан бирергә тиеш булалар. Мондый карарны Урал өлкә башкарма комитеты Президиумы 1932 елның 9 июлендә кабул иткән. Музейны оештыру эшләре 1934 елда башланган, аңа дигән бинаны 1935 ел ахырында биргәннәр. Хәзерге вакытта ул – Табигать һәм Кеше музее.

«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International