5 ИЮНЬ – ЭКОЛОГ КӨНЕ

2021 елның 5 июне, шимбә

Россиядә эколог көне ел саен Халыкара әйләнә-тирә мохит көнендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм табигатьне саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү өчен барлыкка килгән.

Чын һәм элекке табигатьне тыюлык территорияләрендә күрергә була. Аларны дәүләт саклый, һәм аларда хуҗалык эшчәнлекләре алып бару тулысынча тыела. Тыюлыклар өчен урыннарны эзләп табу эшен табигатькә карата битараф булмаган эре белгечләр башкарган.

1960 елның 13 апрелендә Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы булдырылган.

Тыюлык ачылу рус ботаникасының ике гаҗәп кешесе – Порфирий Никитич Крылов һәм Сергей Иванович Коржинский исемнәре белән бәйле. Алар фән өчен тәүге тапкыр Раифа урманын ачкан, аңа кадәр ул 200 елдан артык монастырь биләмәсендә булган. Изге җиргә килүчеләр күпләп булганга күрә, бу урыннарда урманнар киселмичә калган һәм шул рәвешле табигатьнең күп кенә галим-натуралистларның игътибарын үзенә җәлеп иткән элекке халәте сакланып калган.

Бу территориядә тыюлык булдыру идеясен беренче тапкыр Казан университетының ботаника профессоры Андрей Яковлевич Гордягин 1917 елда тәкъдим иткән. Шуның нәтиҗәсендә 1930 елларга кадәр Раифа урманы территориясендә 1919 елда билгеләнгән тыюлык режимы сакланып калган, гәрчә тыюлыкны законлаштырып бетерү омтылышы берничә тапкыр уңышсызлыкка очраса да.

1929 елның 26 апрелендә Урал өлкәсендә Төньяк Урал дәүләт кондыз-кеш ау тыюлыгы оештырыла, 1934 елда Кондо-Сосьва дәүләт тыюлыгына үзгәртелә.

ХХ гасыр башында елга кондызлары бөтен ил күләмендә юкка чыккан дип саналган. Әмма хәзерге Ханты-Манси округының кеше барып җитә алмый торган территорияләрендә, тайга эчләрендә, кондыз колонияләре сакланып калган дигән мәгълүматлар булган. Тубыл округы җир идарәсенең ау кече бүлеге мөдире Василий Владимирович Васильев кеше яшәми торган тайга җирлеген тикшерергә дип берүзе чыгып китеп, кондызлар яши торган 45 елганы таба.

1951 елда тыюлыкны бетергәннәр. Шул урыннарда икенче тыюлык – «Кече Сосьва» тыюлыгы – 1976 елның 17 февралендә барлыкка килә.

«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International