5 октябрь - Укытучылар көне

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Дөньядагы барлык халыкларда да укытучы дип укый-язарга өйрәтүчене генә түгел, ә кече буыннарга тормыш тәҗрибәсен, мәдәниятне, милли һәм гомумкешелек традицияләрен өйрәтүчене дә атыйлар. Нәкъ менә мәдәниятле һәм белемле кешеләрдә илебез үсешен тәэмин итүче көч бар.

Җитештерүне, төзелешне, яңа җирләрне үзләштерүне арттыру өчен грамоталы кешеләр күбрәк кирәк булган саен, уку йортларының да төрләре дә күбрәк барлыкка килә башлаган. Халык мәгарифе системасы үсеш алу белән беррәттән укытучыларга да ихтыяҗ артканнан арта барган. 1800 елда укытучыларның саны бары тик 790 кеше генә исәпләнгән.

1870 нче елларда Россиядә укытучылар кадрларын әзерли торган уку йортлары челтәре төзелә. 1876 елның 24 октябрендә (иске стиль буенча) Казан укытучылар институты ачыла. Ул укытучыларны шәһәр училищелары өчен әзерли торган өчьеллык уку йорты була. Институт яңа төр укытучыны - универсал укытучыны әзерләүне күздә тота, ягъни ул мөстәкыйль рәвештә барлык фәннәргә дә диярлек өйрәтә алырлык булырга тиеш була. 1917 елдан соң аңа югары уку йорты статусы бирелеп, исеме педагогик дип үзгәртелә. Хәзерге вакытта әлеге уку йорты Казан федераль университетының бер өлеше булып тора.

Совет чорында бөтен кешене укырга-язарга өйрәтү өчен көрәш дәвам итә. 1932 елга РСФСРда 70 тән артык пединститут ачыла. 1930 еллар уртасында укытучылар әзерли торган институтлар киң таралыш ала, аларда педагогларны ике ел эчендә әзерләп чыгара торган булалар, шулай ук педагогик техникумнар да эшләвен дәвам итә. Кадрлар җитмәү сәбәпле кыска сроклы укытучылар курслары һәм квалификация күтәрү курслары ачыла.

Тубыл педагогика техникумы Төньякның рус һәм милли мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнгән һәм Остяко-Вогульск милли округына иң якын булган уку йорты була. 1932 елда аның тузем бүлеге һәм өчьеллык тузем әзерлек мәктәбе Остяко-Вогульск поселогына күчерелә. Шул рәвешле округның милли мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү буенча беренче урта махсус уку йорты - Остяко-Вогульск педагогия техникумы (исеме соңрак Ханты-Манси милли педагогия училищесына үзгәртелә) барлыкка килә.

«Югра  һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны  айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең  региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып  барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International