ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Казанда Иран Генераль консуллыгы вице-консулы Масуд Моллаи белән очрашты

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

10 декабрь җомга көнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Казанда Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы вице-консулы Масуд Моллаи белән очрашты.

Очрашуның максаты буларак Татарстан белән Иран арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу билгеләнгән иде.

«Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсе шактый бай. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2017 елда Иранга визиты барышында Татарстанга урта гасыр татар галиме Борһанетдин Болгариның хезмәтләре күчермәләре тапшырылган иде. Татарстан архивчылары һәм тарихчылары делегациясенең 2018 елда Иранга минем җитәкчелегемдәге эш сәфәре барышында Китапханәләр, музейлар оешмасы һәм «Астан Кудс Резави» документация үзәге белән архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Меморандумга кул куелган иде», - диде Гөлнара Габдрахманова.

Яклар Татарстан Республикасында уздырыла торган тармак чараларында Китапханәләр, музейлар оешмасы һәм «Астан Кудс Резави» документация үзәге җитәкчелегенең катнашуын оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында Гөлнара Габдрахманова Иран архивчылары делегациясен республиканың архив эше белән танышу өчен Татарстанга чакырды, шулай ук реставрация эшләре һәм башка юнәлешләр буенча тәҗрибәне җентекләп өйрәнү өчен Татарстан архивчыларының Иранга барып кайтуларын оештыруда кызыксынулы булуын белдерде.

Масуд Моллаи инициативаны хуплады, шулай ук Ирандагы китапханәләр һәм документация үзәкләре турында сөйләде һәм алар белән хезмәттәшлек урнаштыруда үз ярдәмен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International