Югары белем бирү учреждениеләре студентларының фәнни эшләренә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты стипендиясенә дәгъва кылуга конкурсы турында

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты стипендиясенә югары белем бирү учреждениеләре студентларының фәнни эшләре конкурсының икенче этабы узды. Анда конкурсның читтән торып этабын уңышлы узган 14 конкурсант чакырылды. Бу Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының профильле кафедралары бакалавриат һәм магистратура студентларының эшләре, аларда архив белеме, чыганаклар белеме, документлар белеме өлкәсендә фундаменталь, шулай ук гамәли мәсьәләләрнең системалы, компетентлы чишелешләре тәкъдим ителгән.

Чара Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты мәйданчыгында Карл Фукс исемендәге актлар залында узды.

Конкурсның жюри составында архив тармагы вәкилләре, тарих фәннәре, көнчыгышны өйрәнү, дөнья сәясәте һәм дипломатия өлкәләрендә абруйлы галимнәр һәм практиклар эшләде. Продуктив һәм киеренке конкурс процедурасы нәтиҗәләре буенча жюри бертавыштан Никитин Антонга беренче урын бирде, икенче урынны Заляев Сәид алды, өченче урын Мусеева Әминәгә бирелде.

Моннан тыш, конкурста катнашучы тагын 10 кеше аның лауреаты булды.

Чара студентларның тәкъдим ителгән эш форматына җәлеп ителүен, тикшеренү бурычларын тормышка ашыруда иҗади якын килүләрен, конкурсантларның фәнни җитәкчеләренең югары һөнәри дәрәҗәсен күрсәтте.

Ел саен чара Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты ярдәмендә оештырыла Конкурс архивларны белем бирү киңлегенә интеграцияләү, яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, студентлар тарафыннан архив документлары нигезендә башкарыла торган фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрүне стимуллаштыру юлы белән илнең үткәненә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International