Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 11 маенда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гомуми бүлек башлыгы Г. М. Каримуллина, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гомуми бүлек башлыгы урынбасары И. И. Хуснуллин, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гомуми бүлеге баш белгеч-эксперты А. А. Анохина катнашында «Документларны архивта саклауның актуаль мәсьәләләре» темасына укыту семинары үткәрелде.

Семинарда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе карамагындагы районара салым инспекцияләре хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмат хезмәтләрен оештыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ч. М. Гиниятуллина киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыруда чыганакларның эшенең әһәмиятенә юнәлтте. Даими сакланучы эшләрнең, шәхси составның, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләренең исемлекләрен төзү мәсьәләләре буенча презентация тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру һәм документлар белән тулыландыру буенча директор урынбасары – «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Р. Р. Гилязетдинова документларның кыйммәтен, эшләрне формалаштыру һәм рәсмиләштерү тәртибен, эшләрне тегү ысулларын, раслау кәгазен һәм эш тышлыгын рәсмиләштерү буенча презентация күрсәтте.

Укыту семинарында катнашучыларның архив эшен оештыру буенча туган сорауларына тулы җаваплар бирелде. ТР Дәүләт архивының тулыландыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International