Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашу

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз әфәнде Татарстан Республикасының архив буенча Дәүләт Комитетында булды.

         Комитет рәисе Гөлнара Закариевна Габдрахманова Генераль консулга Төркия Республикасы белән архив эшләре өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча күп еллар дәвамында уңышлы эш алып барылуын әйтте. Татарстан архивчылары өчен регуляр рәвештә стажировка һәм командировкалар үткәрелә. Төркия архивыннан татар кешеләре тарихы турындагы документлар   күчерелә,  уртак тикшеренү эшләре актив алып барыла, архив документлары нигезендә китаплар бастырыла.

            Әңгәмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивалендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе чикләреннән читтә яшәүче һәм Татарстан муниципаль районы территориясендә, шул исәптән, Төркиядә яшәгән (яки яшәүче) халык вәкилләре белән туганлык бәйләнешләре булган гаилә династияләре катнаша  ала.  Төркиядән килгән татар диаспораларының фестивальдә   катнашуы, үткәреләчәк чараның  географиясен киңәйтергә һәм безнең халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

         Визит нәтиҗәсендә уртак эшчәнлекнең перспектив өлкәләре турында килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International