Драматург һәм театр эшлеклесе К. Г. Тинчурин тууына 130 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2017 елның 15 сентябре, җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин тууына 130 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында фоторәсемнәр, хатлар, таныклыклар, партитуралар һәм башка документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International