«Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез»Шәҗәрә фестиваленең икенче көне

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

2024 елның 21 февралендә Татарстан Республикасының 8 муниципаль районында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы уңышлы узды. 26 гаилә династиясе үзләренең гаилә тарихларын актив рәвештә тәкъдим иттеләр. Ата-бабаларының мирасына һәм мәдәниятенә тирәнрәк керә алганнар. Катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде: татарлар, руслар, мордвалар, белорустар, таҗиклар.  Аларның күбесе туган телләрендә чыгыш ясады. Бу бүген билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көнендә аеруча символик күренеш.

         Аерым игътибарны Бөгелмә районыннан Моревлар гаиләсе җәлеп итте. Анда гаиләнең 11 әгъзасы махсус хәрби операция зонасында. Шуңа да карамастан, көчле рухлы гаилә Фестивальдә катнашырга батырлык тапты. Нәкъ шул көнне гаиләнең әтисе фронттан ялга кайта. Чыгыш вакытында аның белән күрешү - гаиләнең дулкынландыргыч бер халәте булды. Аларның катнашуы гаилә җәмгыяте кысаларында элемтәләр һәм ярдәм көчен ассызыклады.

         Тәтеш районы Тимариннар гаиләсенең иң кыйммәтле реликвияләренең берсе - 1945 елның 9 маенда Берлинда төшерелгән ата-бабаларның берсе фотосы тәкъдим ителде.

Фестивальнең икенче көне нәтиҗәсе:

1 нче зона:

🔹Бөгелмә районы:

1 урын - Маревлар династиясе

2 урын - Раджабовлар династиясе

3 урын - Хаковлар династиясе

  🔹Азнакай районы:

1 урын - Кәримовлар династиясе

2 урын - Хөсәеновлар династиясе

3 урын - Исхаковлар династиясе

2 нче зона:

🔹 Минзәлә районы:

1 урын - Камаловлар династиясе

2 урын - Арзамасовлар династиясе

  🔹Актаныш районы:

1 урын - Нургалиевлар династиясе

2 урын - Малаховлар династиясе

3 урын - Мөгтәзировлар династиясе

3 нче зона:

 🔹Аксубай районы:

1 урын - Нурхаметовлар династиясе

2 урын - Хәсәновлар династиясе

3 урын - Овчинниковлар династиясе

🔹 Нурлат районы:

1 урын - Гыйрфановлар династиясе

2 урын - Артамоновлар династиясе

3 урын - Бикташевлар династиясе

5 нче зона:

  🔹Тәтеш районы:

1 урын - Тимариннар династиясе

2 урын - Габбасовлар династиясе

3 урын - Халитовлар династиясе

 🔹Кама Тамагы районы:

1 урын - Зыятдиновлар династиясе

2 урын - Окуневлар династиясе

            1 урынны алган җиңүчеләрне фестивальнең зона этабына чыгулары белән котлыйбыз. Фестивальнең компетентлы жюри киңәшләрен һәм искәрмәләрен исәпкә алып, яңа очрашулар һәм чыгышларыгызны камилләштерүне көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International