“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Тарихи хәтер (мәдәният һәм архитектура ядкарьләре) бүлеге тулыландырылды

2017 елның 13 октябре, җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Тарихи хәтер (мәдәният һәм архитектура ядкарьләре) бүлеге тулыландырылды. Бүлектә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы Казан татар укытучылар мәктәбе тарихын чагылдырган документлар урнаштырылды. Алар арасында – 1876 елның 1 августыннан Казан татар укытучылар мәктәбе ачу мөмкинлеге турында Казан округы попечителе П. Д. Шестаковка татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләре инспекторы В. В. Радловның хәбәре, укытучылар мәктәбе биналарын үзгәртеп кору планы, Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллимнәре, инспекторлары һәм мәктәпне тәмамлаучыларның фоторәсемнәре, грамоталар, таныклыклар һәм башка документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International