“Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Киләчәк архивы” форсайт-сессиясе үтте

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

2018 елның 13 гыйнварында “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Кулланучылар күзлегеннән киләчәк архивы” форсайт-сессиясе үтте. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган чарада Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Әюпова, Казан федераль университеты ректоры урынбасары М. Сафиуллин, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Р. Хәйретдинев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А. Ситдыйков, “БАРС Груп” генераль директоры урынбасары Р. Ибраһимов, “Системы документооборотов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең проектлар җитәкчесе Р. Сәрвәрова, «Evolution» креатив агентлыгы директоры А. Судакова, архивчылар, тарихчылар, журналистлар, яшьләр оешмалары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар.

Фикер алышуга алты төп мәсьәлә чыгарылды: Нәрсә сакларга? Кайда сакларга? Ничек сакларга? Кем өчен сакларга? Саклауга кайчан тапшырырга? Ничек тасвирларга?

Чараның нәтиҗәсендә каралган юнәлешләрдәге трендлар барланды. Киләсе сессиядә рисклар турында фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International