Казанда «Пергаменнан цифрга» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. 

«Пергаменнан цифрга» халыкара фәнни-гамәли конференциясен Федераль архив агентлыгы, Архив эше буенча ТР дәүләт комитеты, ТР Дәүләт архивы, Документлару һәм архив эше буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты оештырды. 

Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова конференция алдыннан Р. Н. Миңнехановка архив эшендә кулланыла торган заманча җиһазлар һәм технологияләр турында сөйләде.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп Федераль архив агентлыгы җитәкчесе А. Н. Артизов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, билгеләгәнчә, «Пергаменнан цифрга» исеме очраклы гына сайланмады. "Без, архивчылар, үткәнне генә саклап калмыйбыз, ә киләчәккә дә карыйбыз, - диде ул. - Ә киләчәк цифралы технологияләргә бәйле". А. Н. Артизов шулай ук искәрткәнчә, бүген дәүләт органнары арасында документларны цифралы формага күчерү максаты тора. 

"Архив документлары - дәүләт өчен стратегик ресурс, - диде чыгышында. Р. Н. Миңнеханов. - Республикада архивларга бик игътибарлы мөнәсәбәт, архив эшен үстерү өчен махсус программа гамәлдә. Соңгы елларда безнең күпмедер уңышлар да бар - без республика архивын, муниципаль районнардагы архивларны тәртипкә китердек. Архивларны төзекләндерү эше дә дәвам ителәчәк. Кыйммәтле архив материаллары саклансын һәм кешеләр аларны куллана алсын өчен, без алдынгы тәҗрибәләрне актив өрәнәбез". Без бүген сөйләшкән тема, 500-1000 елдан соң алдынгы буыннарга кызык булачак, диде ТР Президенты. "Әлегә алар өчен цифрлы материалны ничек сакларга икәнлеген, 100 елдан соң аны нишләтәчәгебезне белмибез. Бу мәсьәләләр буенча конференциядә фикер алышырга өметләнәбез", - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International