Түбән Кама шәһәре туган көненә

2018 елның 14 сентябре, җомга

Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында Түбән Кама шәһәре тарихына багышланган виртуаль күргәзмә ачылды.

“Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге архивы хезмәткәрләре аны шәһәрнең туган көненә – 22 сентябрьгә әзерләделәр.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән төп документларның берсе “Татарстан АССРның Түбән Кама районының Түбән Кама эшчеләр бистәсен республика карамагындагы Түбән Кама шәһәренә үзгәртеп кору турында” РСФСР Югары Советы Президиумы Указы. Экспозициядә шулай ук Түбән Кама шәһәре паспорты, шәһәр төзелеше турында фоторәсемнәр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International