“Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” документлар күргәзмәсе ачу тантанасы узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 10 декабрендә "Корстон" күңел ачу комплексында "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" документлар күргәзмәсе ачу тантанасы булды. Күргәзмәдә кыйммәтле документлар белән танышырга мөмкин иде.

Экспозициядә 40 тан артык экспонат урнаштырылган иде: Ш. Мәрҗанинең гаиләсе турында мәгълүматлар, метрик китаплар, аның эшчәнлеге турында документлар, кулъязмалар.

Күргәзмәне ачуда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе проректоры Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты Азат Ахунов катнашты.

Резеда Шәйхетдинова үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә һәм Башкортостан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләренә Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле уникаль документлар һәм кулъязмалар биргән өчен рәхмәтен белдерде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин Шиһабетдин Мәрҗанинең дөньякүләм мәшһүр шәхес булганлыгын билгеләп үтте. “Шәригать мәсьәләләре белән шөгыльләнүче күп галимнәр өчен Мәрҗани китаплары төп хезмәт булып тора", – диде Рафыйк Мөхәммәтшин.

Күргәзмә белән галимнәр, Казан шәһәре экскурсоводлары, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары, Казан төзелеш колледжы укучылары таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International