Архивчылар Җирле үзидарә көненә багышланган «Районнар тарихы – республика тарихы» күргәзмәсе үткәрделәр

2019 елның 19 апреле, җомга

“Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Мәдәни-күңел ачу комплексы фойесында архивчылар Татарстан АССР оешуының беренче унъеллыгында районнар тарихы буенча документлар һәм фотографияләр экспозициясен тәкъдим иттеләр. Архивчылар халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, мәдәни тормыш турында документлар тәкъдим иттеләр. Экспозициядә Башкортстан АССР оешуына 100 ел тулуга багышланган «Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре» уңаеннан Минзәлә өязе тарихына караган документлар да тәкъдим ителде.

Күргәзмә белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үткәрде.

 

Белешмә өчен:

Минзәлә өязе (үзәге - Минзәлә шәһәре) 1782 елда Уфа наместниклыгы составында оештырыла. 1920 елда Минзәлә өязе Минзәлә кантоны буларак Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы составына кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International