Worldskills XIX-XX гасырларда: Татарстан архивчылары республикада һөнәри белем бирү тарихы буенча документлар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы уза.

Дәүләт архивы хезмәткәрләре Татарстан Республикасында һөнәри белембирү тарихына багышланган документаль күргәзмә әзерләде. Күргәзмәдә 1896 елда Бөтенроссия Түбән Новгород күргәзмәсендә Казан губернасы һөнәрчеләренең уңышлы катнашуы турында хисап, Фатиха Аитова мәктәбендә кул эшләре дәресләре үткәрү турында белешмә һәм башкалар – барлыгы 35 документ һәм фотография тәкъдим ителә.

 Экспозициядә шулай ук 1960 нчы елларда үткәрелгән «Һөнәрендә иң оста» эш осталыгы конкурслары документлары, мәсәлән, яшь тракторчылар, шоферлар өчен һөнәри-техник осталык конкурсы программалары да бар. Ул вакытта үткәрелгән конкурслар программаларында 100 метрга йөгерү, вак калибрлы винтовкадан ату кебек биремнәр дә бар.

Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләргә Татарстан АССРда һөнәри осталык тарихы буенча документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International