Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 11 июлендә Хабаровск шәһәрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова Хабаровск крае Хөкүмәтенең Гражданлык хәле актларын теркәү һәм архивлар эшләре комитеты рәисе О. В. Завьялова белән очрашты. Тарафлар һөнәри хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар. Очрашу барышында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Хабаровск крае Хөкүмәтенең гражданлык хәле актларын теркәү һәм архивлар эшләре комитеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Килешүдә Татарстан Республикасы һәм Хабаровск крае халыклары тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат һәм документларның копияләре белән алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, архив документлары басмаларын бергә хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International