2016 елның 11 августында “Республика Татарстан” газетасында Татарстан Республикасы Милли архивы фәнни мәгълүмат һәм документлардан файдалану бүлеге җитәкчесе Л. О. Кузнецованың «…Выросли кадры пролетарской литературы» (http://rt-online.ru/vyrosli-kadry-proletarskoj-literatury/) исемле мәкаләсе басылып чыкты. Сирәк чыганакларга нигезләнеп язылган мәкаләдә республикабыздагы иң өлкән иҗади берлекләрдән берсе булган Татарстан Язучылар берлеге тарихы яктыртыла.