Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” Дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы территориясендәге предприятие һәм оешмаларның архив хезмәткәрләре өчен “Оешма архивы. Предприятиедә архив алып бару буенча практик күрсәтмәләр” темасына семинар үткәрде. Семинарда катнашучылар архив эше өлкәсендәге законнарда, башка норматив актларда булган үзгәрешләр, “Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану кагыйдә”ләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә архив документлары белән эш итүдәге яңалыклар белән таныштылар. Шулай ук оешмаларда электрон документларның саклану һәм куллану, ликвидацияләнгән оешмаларның эш-хезмәт документларын дәүләт һәм муниципаль архивларга тапшыру проблемалары тикшерелде.